ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне – остазларыбыз белән күрешү һәм аларга мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен иң яхшы сәбәпләрнең берсе.

Чарада Казан шәһәре ГХАТ идарәсе «Бриллиант» һәм «Алтын» парларны хөрмәтләде. Һәркем өчен үрнәк булган күркәм гаиләләр тормыш юлының 60 һәм 50 еллыгы бәйрәменә җыелды.

2 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 яшь ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Кичәгә алтын туйларын билгеләп үткән 45 парның кичәгә 30ы, бриллиант туйларын билгеләгән 6 парның 2се килә алды.

2023 елның 1 октябрендә район мәдәният йортында Халыкара игелек һәм хөрмәт көнендә Балык Бистәсе районының өлкән буынын котладылар. Чарада бергә яшәүчеләрнең гаилә тормышы юбилярларын: 60 яшьлек Бакировлар Габдрахим Сәхибетдин улы һәм Муршида Шаһиәхмәт кызын, 50 яшьлек Галимовлар Солтангарай Габдулла улы һәм Анастасия Петровнаны тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.


1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Быел 1 октябрь бәйрәме Мамадыш районы Отарка авыл җирлегендә гөмер итүче Андрияновлар өчен аеруча сөенечле. Бу аларның бергә каршы алган 50-нче көзләре! Иң мөһиме, бу ярты гасырлык гаилә тормышы алкышларга һәм иң югары мактауга лаек. 

Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.

Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә, Алексеевск районында мәхәббәтләре 50 ел дәвам иткән өч гаилә парын хөрмәтләделәр. Алар-Кыр Шонталысы авылыннан Галиевлар Сәгыйт Фоат улы һәм Язилә Сөләйман кызы, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсеннән Толпегиннар Александр Павлович һәм Надежда Яковлевна, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсеннән Назыровлар Харис Мингали улы һәм Гөлфирә Тәлгать кызы гаиләсе.


30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Күп еллар алар бер-берсенә язмышы белән билгеләнгән ике иң якын кеше. Бу еллар эчендә алар үзләренең мәхәббәтен, йөрәкләренең яшьлеген һәм бер-берсенә адаллыгын саклый алдылар.

2023 елның 30 сентябрендә Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә Эдуард һәм Сирина Имаметдиновларны хөрмәтләү тантанасы узды, алар гаилә тормышының илле еллыгын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International