Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Чистай ЗАГСында никахларны туган телләрендә - рус һәм татар телләрендә теркәп баралар. Тантаналы церемониянең телен сайлау яңа өйләнешкәннәрнең өстенлеге.
2023 елның 30 сентябрендә Чистай ЗАГСы Булат белән Ләйсән Сатдаровларның никахларын теркәде.
Борынгы татар традициясе буенча, ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева яшьләрне чәк-чәк белән каршы алды. Татар туенда әлеге кондитер изделиесы – сый гына түгел, бәйрәм атрибуты да. Туй чәк-чәген күбрәк ашасаң, тормыш шулкадәр татлырак һәм озаграк булачак дип санала.
Илмира Ильясовна яшьләргә: " Бал белән майланган чәк-чәк кебек бер-берегезгә ябышып яшәгез, бу чәк-чәктә күпме борчак булса, шулкадәр балаларыгыз булсын, гаиләгезнең иминлеге бары тик тауга гына барсын, һәм туганнарыгызны һәм якыннарыгызны үз гаиләгез белән бергә, җыелган чәк-чәк кебек, тотыгыз!» дип теләде.
Яшьләрнең теләкләрен исәпкә алып, теркәлү татар телендә алып барылды. Дәүләт теркәвеннән соң яшьләр ислам дине каноннары буенча никах йоласын үткәрергә киттеләр.
Чистай яшьләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калырга омтылуы сөендерә.