2023 елның 30 сентябрендә Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә Эдуард һәм Сирина Имаметдиновларны хөрмәтләү тантанасы узды, алар гаилә тормышының илле еллыгын билгеләп үттеләр. Еллар дәвамында аларның хисләре тирәнәйгән, кочаклашулары көчлерәк, ә назлы сүзләре кыйммәтрәк булган. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар.Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле булган Эдуард абый белэн Сирина апа Имамутдиновлар бергэ тормыш корып яшэулэренэ 50 ел ! Имамутдиновлар гаилэсе 3 искиткеч баланың әти-әнисе һәм 6 матур оныкның яратка эбисе һәм бабасы.
Имаметдиновлар гаиләсен истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы М.З.Шәйдуллин килде, эшләгән предприятие җитәкчеләре дә читтә калмады.