Теләче районында ЗАГС хезмәте ветеранын котладылар

2023 елның 1 октябре, якшәмбе

Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.

Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. 

28 сентябрь көнне Теләче районы гражданлык актларын теркәү секторы, өлкәннәр көне уңаеннан, күп еллар шушы өлкәдә эшләгән Тимерханова Рәвия Ситдыйк кызын бәйрәмгә чакырып котлады. Очрашу барышында төрле истәлекле хатирәләр яңартылды. ЗАГС бүлеге бинасының ачылу тарихы, район оешу тарихы һәм башкалар. Әлегедәй чаралар яшь буынга тәрбия, әхлакъ, белем өстәү булып та тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International