Бу көнне пенсионерлар бушлай прическа, макияж ясый, мандаллар ясарга өйрәнә, мастер-классларга йөри һәм үзләре өчен яңа һөнәр ала алдылар. Шулай ук шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән, юристлардан, медицина хезмәткәрләреннән һәм социаль яклау бүлекләреннән консультацияләр алдылар.
Чарада Казан шәһәре ГХАТ идарәсе «Бриллиант» һәм «Алтын» парларны хөрмәтләде. Һәркем өчен үрнәк булган күркәм гаиләләр тормыш юлының 60 һәм 50 еллыгы бәйрәменә җыелды. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады. Юбилярлар танышу тарихын, хезмәт юлын искә төшерде, гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. Юбилярлар белән шатлыклы вакыйганы аларның балалары, оныклары бүлеште.
Программа кысаларында безнең төбәкнең өлкән кешеләр һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүче осталары бүләкләнде. Бәйрәм программасы иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Музыкаль номерлар җыелучыларны шатландырды. Бу болытлы, ләкин җылы көн олы яшьтәге кешеләр өчен чын-чынлап бәйрәм булды. Барысы да энергия һәм позитив алдылар.