ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 23 ноябрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсенең "Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гаилә институтын ныгыту һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклау" темасына күчмә утырышы узды. 

23 ноябрь көнне Сәвәләй авылы җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Семинарда Зәй районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина да катнашты. Ул яна ФГИС ЕГР ЗАГС программасын куллану турында  сөйләде Һәм  гражданлык хәле актларын теркәгәндә очраган сорауларга җавап бирде.

2017 елның 23 ноябрендә Чирмешәндә, тантаналы шартларда, ана капиталына  сертификатлар тапшырдылар. Аңа 5 чирмешәнле: Алена Портнова, Ольга Филимонова, Татьяна Набиуллина, Айсылу Зайнуллина, Светлана Хөснетдиновалар ия булды.

Арча район башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге, редакция хезмәткәрләре, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән берлектә Хәсәншәехта яшәүче Надия Гыйләҗеваны 90 яшьлеге белән котлады.        Юбилярга Президент В. Путинның Рәхмәт хатын һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

2017 елның 23 нояберендә  Чистай шәһәре ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды.

          Бәйрәмдә ГХАТ бүлеге начальник В.Н. Белова-Реутина әниләрне әлеге гүзәл бәйрәм белән ихластан тәбрикләде  һәм исәнлек теләде.

Зәй муниципаль районында 400 нче бала тууы теркәлде. Ул  2017 нче елның 16 нояберендә Зәй шәһәрендә туган Хватков Матвей Александр улы. Матвей әтисе Александр Михаил улының һәм әнисе Наталья Юрий кызының икенче баласы.

Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Әниләр көненә багышланган “Илаһи һәм кабатланмас" исемле чара  уздырылды. Иң якын кешеләрен мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җыр-биюләр белән котладылар.  

Питрәч районы “Каенкай” балалар бакчасында 23 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу ел саен уздырыла торган бәйрәмгә ГХАТ бүлеге эшчеләре дә чакырылды. Тәрбиячеләргә  рәхмәт хатлары тапшырылды.


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

      2017 нче елның 22 нче ноябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Алабугада хезмәт ветераны В.П. Платонов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны РФ президенты В.Путин һәм Алабуга район башлыгы Г.Емельянов  исеменнән шәһәр башкарма комитеты башлыгы Р.Марданов котлады. Ветеран Алабугада туып үсеп, гомер буе туган җирендә 47 елын хезмәт иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International