Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Әниләр көненә багышланган “Илаһи һәм кабатланмас" исемле чара уздырылды. Иң якын кешеләрен мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җыр-биюләр белән котладылар. Кемдер сәхнәдә беренче адымнар гына ясаучы, кемдер, бу кечкенә генә авыл җирлегендә үз йолдызы барын исбатлады. Күп балалы һәм улларын армия сафларына озаткан әниләргә бүләкләр тапшырылды. Шушы матур бәйрәмнән наз һәм җылылык бөркелеп торды.