Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары Түбән Кама ГХАТ идарәсенә килделәр

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 ноябрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсенең "Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гаилә институтын ныгыту һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклау" темасына күчмә утырышы узды.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе кызыклы проектлар мәйданы булып санала, ул уңай гаилә имиджын һәм җаваплы ата-ана эшчәнлеген формалаштыруда катнаша.

         Никахлашу Сараенда, хатын-кыз депутатлар делегациясе өчен,  "Булачак гаилә "Юнона" дәресенең өзеге күрсәтелде. Кунаклар "ГХАТ тарихы" рәсем күргәзмәсе, "Язмышлар берләштерә торган һөнәр" фотовыставкасы һәм уникаль туй күлмәкләре экспозициясе белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International