Әйе, мәхәббәт - бер картлыкта, бер яшьлектә дигән мәкалә электән килгән. Нәкъ менә шул мәкаләгә туры килеп, 2017 елның 24 нояберендә Буа районы ГХАТ бүлегендә 62 яшьлек Илгизәр абый, 61 яшьлек Ферзәнә апа бердәм гаилә корып җибәрделәр. Бу гаилә яшьлер өчен үрнәк булып калсын.
Баулы районында Аналар көненә багышланган “Ана күңеленең җылысы” дип аталган бәйрәм үтте. Чарада катнашучылар әниләре фоторәсемнәреннән слайдлар әзерләгән иделәр. Һәркем үз әнисе турында дулкынланып искә алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күчергән авырлыклар турында сөйләдне.
Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез. Әниләребез алдында без мәңге бурычлы.
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Мария Дмитриевна һәм Иван Григорьевич Даниловлар 60 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар.. Аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
Быел февраль аенда Балтач районында тәүге тапкыр күпбалалы әтиләр арасында "Ир-егетләр солтаны " дигән бәйге үткән иде. Гаиләдә әти кешенең ролен ассызыклау максатында узган чараның дәвамы буларак күптән түгел шушындый ук бәйгедә әниләребез дә сыналды.
23 ноябрь конне әниләр бәйрәме уңаеннан, район мәдәният үзәгендә узган «Газиз әниләр» район бәйгесендә күп балалы бишәр әнидән торган өч команда үзара көч сынашты.
Бүген тантаналар Сараенда Чаллы шәһәре тантаналы рәвештә сертификатлар ана (гаилә) капиталына 20 гаиләләргә тапшырылды. Ата-аналарны шәһәр башлыгы Наил Гәмбәр улы Магдеев, ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе Э.Р.Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Актаныш районы Татар Ямалысы авылы тыл ветераны Габдрахманова Асыя Абубакер кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.С.Карамов тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы Р.Нуриев та кушылды.
2017 елның 23 ноябрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсенең "Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гаилә институтын ныгыту һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклау" темасына күчмә утырышы узды. Әлеге чарада да ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Катнашучылар "КоVёR яшьләр үзәгенең, ЗАГС идарәсендә "Булачак гаилә "Юнона" эшләре белән таныштылар, “Гаилә” паркының матурлыгы белән сокланып кайттылар.
23 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә урнашкан интернат мәктәптә әниләр көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе уткәрелде. Бу бәйрәмдә район башлыгы Айдар Салахов, Казан кремль музее директоры Зилә Вәлиева, попечитель советы җитәкчесе Гүзәлия Әхмәдиева, Минзәлә районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова катнаштылар.