Районыбыз авылларында безнең арада бер гасырга тиң озын гомерле өлкәннәр яшәве - үзе бер горурлык. Аларга карап сокланабыз, сабак һәм гыйбрәт алабыз.
Чираттагы шундый ветераныбыз Яңгул авылында гомер итүче Хәтимов Габделәхәт Хәтимовичка 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Аны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте кадрлар бүлеге инспекторы Гөлия Әсхәдуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин , соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Шунысы сөенечле юбилярыбыз Габделәхәт Хәтимов бүгенге көндә дә парлы, тигез тормышта, бер нигездә 4 буын бергә яшәүләре белән сокландырды. Тормыш иптәше Разия апа белән алар 65 ел бергә гомер итеп, күркәм, матур, үрнәк тормыш юлы үткәннәр. Юбилярны тәбрикләргә килгән җитәкчеләр дә Габделәхәт абзыйга карата ихлас ихтирам һәм эчкерсез рәхмәт белдерделәр.
Авылдашлары аны яратып, хөрмәт итеп "Әхәт абый" дип йөртәләр. Аның кебек тырыш, эшчән кеше безнең авылда бармак белән генә санарлык, ди авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов.