23 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә урнашкан интернат мәктәптә әниләр көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе уткәрелде. Бу бәйрәмдә район башлыгы Айдар Салахов, Казан кремль музее директоры Зилә Вәлиева, попечитель советы җитәкчесе Гүзәлия Әхмәдиева, Минзәлә районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова катнаштылар.
Башта кунаклар мәктәп укучылары куллары белән эшләнгән эшләр күргәзмәсен карадылар. Тантаналы өлеш, мәктәп балалары башкаруында “Әни, минем янәшәмдә бул” дигән җыр белән башланды.
Бу бәйрәмдә 30 дан артык әни зур бүләкләр белән бүләкләнде. Анна Куприянова күп балалы әниләргә һәм ныклы гаиләләргә матур теләкләрен белдерде, аларга мактау хатлары, бүләкләр тапшырды.