Баулы районында Аналар көненә багышланган бәйрәм үтте

2017 елның 24 ноябре, җомга

Баулы районында  Аналар көненә багышланган “Ана күңеленең җылысы” дип аталган бәйрәм үтте. Чарада катнашучылар әниләре фоторәсемнәреннән  слайдлар әзерләгән иделәр. Һәркем үз әнисе турында  дулкынланып искә алды,  сугыш һәм сугыштан соңгы елларда   күчергән авырлыклар турында сөйләдне.  Бәйрәмнең бизәге  булып   89 – яшьлек  Каюмова Минниса Садык кызы белән очрашу булды ,  ул үзе язган шигырен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International