Арча муниципаль районында юбилярлар

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Арча район башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге, редакция хезмәткәрләре, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән берлектә Хәсәншәехта яшәүче Надия Гыйләҗеваны 90 яшьлеге белән котлады.        Юбилярга Президент В. Путинның Рәхмәт хатын һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

 Надия апа Хәсәншәех кызы. Авыл егете Анатолий Хлопушинга кияүгә чыгып, бер ул тәрбияләп үстерәләр, бергә яши башлауларына да инде 67 ел булган. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков юбилярларны котлап, озак еллар бергә яшәүләре турында сөйләде һәм авылның абруйлы гаиләсе дип, ихтирам белән әйтеп үтте.

  - Тормыштан канәгатьбез, - диләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International