Бу теманы мавыктыргыч һәм үтемле итеп ачты, 12 парга практик киңәшләрен бирде. Парларны зур кызыксыну белән тыңладылар, иҗади биремнәрдә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. «Мәктәп» дәресләре ЗАГС бүлегенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгышы белән тәмамланды, ул тантананы оештыру мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде, яшь парларны тантанадагы тәртип кагыйдәләре белән таныштырды, никах теркәү фрагментларын күрсәтте.
Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бик эчтәлекле чара үтте. Анда районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы һәм балалар үстерүче хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән тәбрикләде. Ана вазыйфалары, балалар тәрбияләү мәшәкатьләре белән бергә намуслы хезмәт итүләре, районыбыз үсешенә зур өлеш кертүләре өчен ул гүзәл затларыбызга рәхмәт белдерде. Аннан район башлыгы иң мактаулы аналарга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
2018 елның 27 ноябрендә “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә законнарын хокук куллану турында лекция узды.
2018 елның 27 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналы залында ветераннар советы рәисе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Китанов Григорий Леонидович җитәкчелегендә Ветераннар Советы Президиумы утырышы узды.
Мөһим дата уңаеннан Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге гадәти булмаган чара әзерләде. Аны үткәрү урыны итеп һәр хатын-кыз ана булган учреждение сайланган.
2018 елның 27 ноябрендә район үзәк хастаханәсендә Әниләр көне алдыннан туган яңа ана һәм аның бәбиенең тантаналы выпискасы оештырдылар. Малайны Матвей дип атаганнар.
27 ноябрь көнне район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миннебай Миннекай улы Миннекаевны 94 яше белән котладылар. Аңа бу көнне бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр, озын гомер, тазалык теләделәр.
Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Салих кызы ата-аналар конференциясендә яшүсмерләр һәм яшьләр аңында гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Конференция Халыклар дуслыгы йортында узды, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең һәр сыйныфыннан ата-аналар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, һәр мәктәптән Әтиләр Советлары рәисләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм уздырылды. Бу көнне чарага чакырылган әниләргә бүләк итеп күп матур сүзләр, теләкләр эйтелде. Алар елмаю, шатлык диңгезенә күмелделәр.
Баулы районы ГХАТ бүлегендә иң җылы һәм ягымлы Әниләр көне уңаеннан туган бала теркәлде. 25 ноябрь көнне Артем һәм Нәзифә Поджидаевлар гаиләсендә беренче бала туды. Ата-аналар яңа туган кызларына “Ләйлә” дигән матур исем куштылар, ул гарәп теленнән «кич, төн» дигәнне аңлата.
2018 елның 26 ноябрендә ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә белеме»электив курсы нәтиҗәләре буенча оештырылган «Брейн-ринг» интеллектуаль уены узды.