Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Салих кызы ата-аналар конференциясендә яшүсмерләр һәм яшьләр аңында гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Конференция Халыклар дуслыгы йортында узды, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең һәр сыйныфыннан ата-аналар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, һәр мәктәптән Әтиләр Советлары рәисләре чакырылган иде. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева сәламләде.«Татарстандагаилә нигезләре" проекты җитәкчесе,«Россия гаиләсе» милли иҗтимагый комитетының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесепрофессор, социология фәннәре докторыЛидия Карцева, “Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге” дәүләт автономияле белем учреждениесе җитәкчесе Дарья Охотникова- конференциянең мәртәбәле кунаклары булдылар.