Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ветераннар Советы Президиумы утырышы

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

        2018 елның 27 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналы залында ветераннар советы рәисе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Китанов Григорий Леонидович җитәкчелегендә Ветераннар Советы Президиумы утырышы узды. Григорий Леонидович Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе эшчәнлеген аерым билгеләп үтте, гаилә институтын ныгыту һәм өлкән буын тормышында ЗАГС ролен ассызыклады.

        ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина катнашучыларны идарә эше белән таныштырды, 1919-1920 елларда чыгарылган акт китапларын күрсәтте, безнең проектлар һәм җиңүләр турында сөйләде.

        Утырыш ахырында, озын гомерлелек үрнәге буларак, ветераннар игътибарына Дәүләтшиннар гаиләсенең алтын юбилейларын тәкъдим ителде. Юбилейны алып баручы - ГХАТ Идарәсе белгече Фазлеева Айгөл Айнур кызы, " Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы « республика конкурсының  «гаилә тормышы юбилей тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International