Баулы районы ГХАТ бүлегендә иң җылы һәм ягымлы Әниләр көне уңаеннан туган бала теркәлде. 25 ноябрь көнне Артем һәм Нәзифә Поджидаевлар гаиләсендә беренче бала туды. Ата-аналар яңа туган кызларына “Ләйлә” дигән матур исем куштылар, ул гарәп теленнән «кич, төн» дигәнне аңлата.
Шул ук көнне Руслан һәм Гөлназ Чулпановлар гаиләсендә туган Самир исемле сабыйның тууы теркәлде. Шунысы игътибарга лаек, сабый әтисенең туган көне алдыннан туган. Самир дөньяга килү белән Чулпановлар гаиләсе күп балалы гаилә статусын алды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова бәхетле әтиләрне балалары туу белән котлады һәм туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау адреслары тапшырды.