Агымдагы елның ноябрь аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында 252 акт язуы төзеделәр, шуларның 128 – е – малайлар туу турында һәм 124-кыз туу турында.
Аны Президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Шәмәрдән авыл советы сәркатибе Р.Р. Гыйлметдинов, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2018 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен чираттагы «безнең Яңа ел сере»акциясе старт алды.
Танылган пилот, йөк машиналары классында жиде тапкыр "Дакар ралли" җинучесе, "КАМАЗ-мастер" узышу командасы житәкчесе Владимир Геннадьевич Чагин һәм анын тормыш иптәше Елена Сергеевна гаилә тормышынын 30 еллык юбилеен - "энҗе" туйларын билгеләп үттеләр.
Чагиннар гаиләсенен мәхәббәт тарихы беренче караштан башланып китә. Ишегалдында 1987 ел. Кама политехник институтында яңа уку елы башланды. "Автомобильләр һәм автомобиль хужалыгы" факультетының беренче курс студентлары лекциядә. Аудиториядә ике торкем, ә бу йөз студент! Алар арасында нибары өч гүзәл зат кына.
Котлау тантанасына юбилярларның туганнары һәм якыннары, балалары һәм оныклары килгән иде. Озак еллар бергә яшәүләре уңаеннан аларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк, чәчәкләр тапшырылды. Юбилярлар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гаилә бәхетенең төп рецепты - мәхәббәт, аңлау һәм хөрмәт турында сөйләделәр. Гаилә учагын кабыздылар, 50-60 яшьлек вальс биеделәр.
2018 елның 30 ноябрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Закировлар гаиләсен котладылар. Рафил Зәки улы һәм Нәфисә Хәлим кызы ярты гасыринде бергә.
Аларның татулыгы, бер-берсенә тугрылыгы вакытлар белән сыналган, бердәм тормышлары бәхетле вакыйгаларга бай булган: балалары Илшат, Илмира һәм Тимур туу, яраткан эш, оныклар - Марат, Лилия, Самат, Эмиля, Аделиналар, Изилә барлыкка килү.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Гаилә бәйрәменең юбилейларын билгеләп үтү бик матур йолага әверелде. 2018 елның 30 ноябрь көнендә ГХАТ бүлеге белгечләре Хәлиуллов Ирфан Ахмәтша улы белән Накия Әсгать кызының тормыш башлап җибәрүләренә 50 ел тулу уңае – “Алтын туйлары” белән котладылар. Алар үзләренең никахларын нәкъ менә 50 ел элек Ульяновск өлкәсе Цильнинский районы Новотимерсянский авыл советында рәсми рәвештә терки
2018 нчы елның 30 ноябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган биш гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина котлады.
2018 елның 29 ноябрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда узләренең алтын, бриллиант һәм тимер юбилейларын билгеләп үтуче 8 парны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр. Бәйрәмне ГХАТ Идарәсе житәкчесе Равилә Гыйлметдин кызы Зарипова ачып жибәрде. Юбилярларга котлау сузләрен житкерде һәм чәчәк бәйләмнәрең тапшырды. Бу вакыйга унаеннан аларга "Почетлы акт" һәм истәлекле буләкләр бирелде. Юбилярлар узләренең балаларыннаң, оныкларыннан, дус-туганнарыннаң матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр.
2018 елның 29 ноябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә Добровольский Илья һәм Борматкова Антонинаның ярәшү йоласы узды, алар төрле шәһәрләрдән килгән иде :ул Мәскәүдән,ул Пензадан.Телетапшырулар алып баручы, диджей Илья үзенең булачак журналист кызы белән 6 ел элек Интернет аша танышкан.Һәм менә күптән көтелгән көн килеп җитте, алар Казанда очраштылар. Ярәшү-ул матур борынгы традиция. Һәм бүген бу обряд гашыйклар өчен матур тантаналарга бизәлгән гаилә тормышының башы булып тора. Ул аңа Безнең Казан шәһәрендә тәкъдим ясады, бриллиант балдак бүләк итте. Антонина һәм Илья бу көнне үз тормышында иң романтик мизгелләрнең берсе буларак искә алачак. ЗАГС Идарәсеннән бүләк ителгән фәрештә аларга бары тик уңышлар гына китерсен.