50 еллык юбилей – һәрбер гаилә өчен дә җитди һәм бик матур юбилей дип санала. Әлбәттә, бу көн якын кешеләр белән уздырылырга тиеш. 2019 елның 19 гыйнвар көнендә Мортазин Елфат Сәбирҗан улы белән Гөлсинә Әнәс кызын “Алтын юбилейлары” белән ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы тантаналы рәвештә котлады. Ярты гасыр юбилярларыбыз уйны-уйга, кулны-кулга тотынышып яши бирәләр. Яшь буынга алар матур үрнәк булып тора. Юбилярлар исеменә бик күп җылы теләкләр юлланды. Шушы олы көннең истәлеге итеп Мортазиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.
Биш дистә бергә яшәү - ул чын язмыш бүләге. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан кешеләр өчен генә уза алмаган каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туй юбилеен мәхәббәт белән бәйле парлар билгеләп үтә.
2019 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Кагировлар гаиләсе Габделбарый Рәшит улы һәм Роза Гәрәй кызы бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.
2019 елның 19 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче тапкыр булачак парлар өчен ««Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды.
2019 елның 19 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын законлы рәвештә теркәде.
2019 елның 19 гыйнварыннан башлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2019 елда булачак парлар өчен атналык туй инструктажлары яңартыла.
19.01.2019 матур датасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын теркәде.
Яңа елның беренче аендагы туй – бөек эшләрне чиста биттән башларга күнеккән кешеләр өчен яхшы карар. Яңа ел – яңа мөмкинлекләр, яңа гаҗәеп вакыйгалар, яңа тормыш.
2019 елның 14 гыйнвар көнендә, Азнакай җирендә, тагын бер бала -Гәрәева Ралия җиһанга аваз салды. Төбәк больницаның бала тудыру бүлегендә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2019 елнын 19 гыйнвар көнендә тантаналы теркәү оештырды. Район Башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин сабыйның әти-әнисенә - Руслан белән Альбинага баланың беренче документын – «Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм исеменнән Котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.
2019 елның 19 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районының Печище авыл җирлегендә 50 елдан соң мәхәббәтләрен күтәреп, аны чын кыйммәткә әверелдерә алган Фадеевлар гаиләсе Николай улы Николай һәм Иван кызы Валентина алтын туйларын билгеләп үттеләр. Фадеевларның бергә узган еллары-чын байлык. Авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, һәрвакыт бергә булган, кайгы-шатлыкны бүлешкән, тату һәм ныклы гаиләне саклап калган чын-чынлап алтын кешеләр бу.
Элек-электән килгән гореф-гәдәтләр буенча һәрбер эш башланганда богучыга барып бактырып кайтканнар. Яшь парлар үзләренең бәхетләрен сынап 19 гыйнвар көнне никахлашканнар. Нәкъ шушы көн яшьләрне бик “сынаган”. Әллә сынап, әллә туры китереп Буа районы ГХАТ бүлеге 19.01.2019 елда өч бәхетле парның никахларын теркәде.
Мондый чара быел 17 гыйнвар көнне ГХАТ бүлегендә узды. Чара кысаларында шулай ук 2018 елның декабрендә туган игезәк балаларны котлау һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы да булды. Бәхетле ата-аналарны һәм балаларны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде. Тантана «Нык гаилә»федераль партия проекты кысаларында узды.