ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 май көнне дөнья иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган Гаилә көнен билгеләп үтә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан барлык илләрдә дә төрле-төрле чаралар, гаиләләрне яклаучы акцияләр, конференция-әңгәмәләр уздырыла.

Мөслим муниципаль районында да гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы кичәләр үткәрү бик матур традициягә әверелде.

2019 елның 15 маенда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Яшел Үзәннең биш гаиләсе ана капиталына дәүләт сертификатына ия булды, ул аларның дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукын раслый.

Күптән килгән традицияләр буенча, 2019 елның 16 май аенда, Халык-ара гаилә көненә багышланган, Буа ГХАТ бүлегендә 11 сыйныф укычылары белән очрашу-әңгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әңгәмә ахырында ГХАТ бүлеге башлыгы Эльвира Радик кызы Шагалиева, алдагы көннәрдә икенче өлешләрен эзләгәндә унышлар теләде.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында, Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. “Ныклы гаилә” проекты, Халыкара гаилә көне кысаларында, Саклаубаш авыл җирлеге һәм район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. 

2019 нчы елның 15 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе белəн берлектəн АҖ «ТАНЕКО», Яшьлəр эшчəнлеге идарəсе «Фикерлəр аукционы» яшьлəр форумы кысасында яшь парлар өчен «Хатын vs. ир» дип исемлəнгəн интерактив үткəрделəр.

2019-нчы елның 15-нче май Халыкара гаилə көнендə «Ковёр» яшьлəр эшчəнлеге үзəгендə гаилə мөнəсəббəтлəренə багышланган икенче муниципаль «Фикерлəр аукционы» үтте. Чараны Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе белəн берлектəн АҖ «ТАНЕКО» һəм Яшьлəрэшчəнлеге идарəсе оештырды.

 

15 май – Халык-ара гаилә көне. Бу көн Рәссәйдә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тоныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә,рухи көч җыя. Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа районы ГХАТ бүлегендә узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар 7 парны, 55 еллыгын билгеләп үтүче 4 парны, 60 еллыгын билгеләп үтүче 4 парны, 65 еллыгын билгеләп үтүче 1 парны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

 Бүген Чүпрәле районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы чара узды: икенче һәм аннан соңгы балалары туган 5 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды, Халыкара гаилә көнендә 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән 3 гаилә, 2019 елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Чара Гаилә көне һәм «Бердәм Россия «партиясе проекты кысаларында узды.

2019 елның 11 маенда дөньяга бәби пәйда булды, аны Трофим дип атадылар. Бүген 2019 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Казан шәһәренең Медицина университеты Клиникасында тантаналы шартларда аның тууын дәүләт теркәве узды. Балалар йортка шатлык һәм бәхет китерә, ата-аналарның тормышын җылылык һәм яктылык белән тулыландыра. Черновлар гаиләсе сабыйның беренче документын - «туу турында таныклык» һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын алды.

Халыкара Гаилә көнендә Сарман муниципаль районының Азалак авыл җирлегендә "Нык гаилә" һәм "Мәхәббәт юлы буенча" федераль һәм республика проектлары кысаларында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Гиздулла һәм Хәтирә Хәкимуллиннар, Нәкыйп һәм Наҗия Әхмәтшиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International