Түбəн Кама яшьлəре бер-берсен никадəр яхшы белүлəрен «Фикерлəр аукционында» күрсəттелəр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 нчы елның 15 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе белəн берлектəн АҖ «ТАНЕКО», Яшьлəр эшчəнлеге идарəсе «Фикерлəр аукционы» яшьлəр форумы кысасында яшь парлар өчен «Хатын vs. ир» дип исемлəнгəн интерактив үткəрделəр.

Балалар һəм яшьлəргə психологик ярдəм күрсəтү «Эйдос» үзəге директоры, «Булачак яшь гаилə «Юнона» программасы авторы Екатерина Юртаевы кулы астында өч пар үзлəре һəм иптəшлəре хакында берничə сорауга җавап бирделəр. Нəтиҗəдə, азык-төлек һəм күз төслəреннəн кала, яшь парларның бер-берсен бик яхшы белүлəре ачыкланды. Телəк белдергəн парлар сертификатлар белəн бүлəклəнделəр.

Чараны дулкынландыргыч иренə багышланган мəһəббəт сүзлəре белəн  яшь кыз тəмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International