15 май – Халык-ара гаилә көне. Бу көн Рәссәйдә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тоныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә,рухи көч җыя. Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа районы ГХАТ бүлегендә узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар 7 парны, 55 еллыгын билгеләп үтүче 4 парны, 60 еллыгын билгеләп үтүче 4 парны, 65 еллыгын билгеләп үтүче 1 парны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
Район үзешчәннәре, балалар җыр-биюләр башкардылар.