Гаилә көнендә 15 май көнне Чүпрәледә беренче игезәк парларны тантаналы котлау һәм ана капиталы сертификатлары тапшыру белән билгеләп үттеләр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

 Бүген Чүпрәле районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы чара узды: икенче һәм аннан соңгы балалары туган 5 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды, Халыкара гаилә көнендә 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән 3 гаилә, 2019 елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Чара Гаилә көне һәм «Бердәм Россия «партиясе проекты кысаларында узды.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады:

- Гаилә-ул беренчел мохит, анда кеше яхшылык эшләргә өйрәнергә тиеш. Нәкъ менә гаиләдә рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас саклана һәм үсә, иң яхшы традицияләр барлыкка килә.

Бу көнне без бәхетле гаилә тормышы кичергән, балалар үстергән, хезмәт куйган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, үрнәк булып торалар. Ике, өч һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләргә дә чын күңелдән бәхет телим.

 Бу көнне без бәхетле гаилә тормышы кичергән, балалар үстергән, хезмәт куйган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, үрнәк булып торалар. Ике, өч һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләргә дә чын күңелдән бәхет телим.

 Безнең районда тату гаиләләр күбрәк булган саен, безнең район да шулкадәр нык булачак. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу һәм иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Балалар тавышлары шатлык китерсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга булышсын!

 Чүпрәле районында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Венера Сәгъдиева 2007 елдан башлап старт алган ана капиталы сертификаты программасын искә төшерде.

 Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр, озын гомер сертификаты, ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Соңыннан инде кабул ителгән кебек истәлеккә фото ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International