ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Россия көнен бәйрәм итү көннәрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч никах теркәлде.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре «алтын» юбилярларны Матвеевларны котладылар! Бүген Юрий Федорович һәм Людмила Викторовна гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу искиткеч, данлыклы һәм сирәк бәйрәм!

Менделеевск муниципаль районында "Татарстан - ныклы гаилә территориясе" акциясе узды, аның барышында "Нечкәбил-2019" XV Республика конкурсының сайлап алу туры узды. Анда республиканың тугыз муниципаль районы вәкилләре катнашты.

Авылларда, районнарда  сабантуйлар гөрли. Шул уңайдан Тукай районында сабантуй гүзәлен сайладылар. Районның җиде иң чибәр кызы бәйгедә көч сынашты.

2019 елның 13 июнендә «Казан» Гаилә үзәгендә Гибадуллиннар Камил Габделбәр улы һәм Винира Зиннәт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Традиция буенча, Россия көне алдыннан, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

2019 нчы елның 13 нче июнь көнендә шәһәр тибындагы поселогының ГХАТ бүлеге башлыгы Әлфия Хаппанова алтын туйлары белән Зайцевлар гаиләсен тәбрикләде.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу бәйрәм белән без яңа Россия дәүләтчелеген торгызуны, ирекле демократик гражданнар җәмгыятен үстерүне бәйлибез.

Без икътисад, мәдәният, спорттагы уңышларга омтылу белән үзебезнең иминлегебез турында гына кайгыртып калмыйча, илебез данын һәм абруен да арттырабыз.

12 июнь Россия көнендә Сарман авылы ял паркында тантаналы чаралар узды. «Ныклы гаилә" федераль проекты кысаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырды.

12 июньдә шәһәрнең үзәк паркында Россия көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Җыелган халыкны Район Башлыгы Р.Х. Сафиуллов сәләмләде һәм бәйрәм белән котлады. Шулай ук Рәмис Хатыпович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Россия көне белән котлавын укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International