Тукай районында «Сабантуй гүзәле» конкурсы узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Авылларда, районнарда  сабантуйлар гөрли. Шул уңайдан Тукай районында сабантуй гүзәлен сайладылар. Районның җиде иң чибәр кызы бәйгедә көч сынашты. ЗАГС бүлеге үз номенациясен билгеләп кызлар арасыннан иң оста хуҗабикәне сайлады. Бу исемгә Түбән Суыксу җирлеге данын яклаучы Вазиева Альбина  лаек булды. Аңа ЗАГС бүлегеннән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International