Азнакай районында «Россия көне» бәйрәме алдыннан паспорт тапшыру тантанасы узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Традиция буенча, Россия көне алдыннан, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Бу истәлекле көндә алар беренче мөһим тормыш документларын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Азнакай районы бүлеге начальнигы Газизова Эльвира кулыннан алдылар. Тантаналы чарада әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International