Яшь сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь Россия көнендә Сарман авылы ял паркында тантаналы чаралар узды. «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырды. Ул балаларга ата-аналарның, илнең ышанычлы гражданнары булып калуларын теләде. Шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсе башкарма секретаре, миграция хезмәте белгечләре дә балаларга изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International