ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 7 нче мартында ЗАГС бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Зайцевлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар! Татьяна Николаевна һәм Леонид Тимофеевич дискотекада танышалар. Нәкъ 50 ел элек 6 мартта Чистай ЗАГСында никахларын теркәгәннәр. Шул вакыттан бирле кулга-кул тотынышып, тату һәм бәхетле атлыйлар.

2023 елның 7 мартында район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәргән шәһәр киңәшмәсендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматлары белән 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева чыгыш ясады.

Чара Казан шәһәренең С.Сайдашев исемендәге Зур концерт залында утте. Делегация составына «Ел хатын-кызы. Ел Ир-аты: хатын-кыз карашы» зона туры җиңүчеләре һәм СВО-да катнашучы ике һәм аннан да күбрәк уллары булган эниләр керде.

Кадерле хатын-кызлар! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Баулы муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без эзлебез» республика фестиваленең район этабы узды. Фестивальнең максаты-буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының һәм туган як тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.

6 март көнне Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне - 8 мартка багышланган концерт булды.

2023 елның 6 мартында Балык Бистәсендә район мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды. Законлы никахта яшәүче 50 яшьлек гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Оешма җитәкчеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы киңәшмәсендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

2023 елның 06 марта Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында илленче бала туу теркәлде. Альберт һәм Диляра Рахимовлар гаиләсендә кызлары Карина туды.

Минзәләдә яшәүче Ботовлар гаиләсе өчен 2023 нче ел бик куанычлы ел. Алар гаилә төзүләренең 50 еллык-алтын туйларын билгеләп уттеләр. Ярты гасыр бергә яшәү бик җиңел эш түгел, аны сирәк гаилә бәйрәм итә. Шуңа күрә дә бу юбилей гаилә өчен иң мөһим бәйрәм булып санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International