Әгерҗе шәһәрендә 8 март бәйрәменә багышланган концертта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

6 март көнне Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне - 8 мартка багышланган концерт булды.

Бәйрәмдә 60 ел бергә яшәүче Әбрик Шакир улы һәм Эльза Хәбибрахман кызы Халитовларны кайнар котладылар. Шулай ук 26 январьда алтын туйларын билгеләп үткән Владимир Харитонович һәм Галина Александровна Гардеевларны, 40 ел бергә гомер кичерүче Альберт Галимҗан улы һәм Раушания Вәли кызы Байтимеровларны да тәбрик иттеләр. Бу гаиләләр барысы да үрнәк, татулык, гаилә бәхете, хезмәт сөючәнлек өлгесе булып торалар.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе барлык гаиләләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International