Баулы гаиләләре арасында конкурс

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без эзлебез» республика фестиваленең район этабы узды. Фестивальнең максаты-буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының һәм туган як тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.

 Конкурста дүрт гаилә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Баулы урта мәктәбеннән Муллаевлар гаиләсе чыкты, икенче урынга Каберник гаиләсе, өченче урынга Гыйләҗевлар һәм Журавлевлар гаиләсе чыкты. Җиңүчеләрне Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И. Хөснуллина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International