Кадерле хатын-кызлар! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез. Ешрак елмаегыз, бу дөньяны мәхәббәтегез белән җылытыгыз, аны хатын-кызлык һәм ана матурлыгы белән яктыртыгыз! Матур хисләр йөрәгегезне җылытсын, тормышыгызны яктырак һәм шатлыклы итсен!
Иртәгесе көнгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм нык иман телибез! Сезгә яңа уңышлар һәм казанышлар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы