Минзәләдә яшәүче Ботовлар гаиләсе өчен 2023 нче ел бик куанычлы ел. Алар гаилә төзүләренең 50 еллык-алтын туйларын билгеләп уттеләр. Ярты гасыр бергә яшәү бик җиңел эш түгел, аны сирәк гаилә бәйрәм итә. Шуңа күрә дә бу юбилей гаилә өчен иң мөһим бәйрәм булып санала.
Александр Тихон улы һәм Нина Михаил кызы тумышлары буенча Минзәлә районыннан. Алар гомерерләрен туган җиргә багышлаган кешеләр. Ике бала тәрбияләп устергәннәр. Бүгенге көндә алар биш оныкның әбисе һәм бабасы.
6 март көнне юбилярларны Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова котлады.