2023 елның I кварталында Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 52 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 26сы малайлар һәм 26сы кызлар. Яңа туган балалар структурасы буенча 14 бала – беренче, 16 бала – икенче, 11 бала – өченче, 11 бала – дүртенче һәм аннан да күбрәк. 9 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 4 акт төзелгән.
2023 елның 3 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 490 бала тууы теркәлгән, шуларның 5пар игезәкләр, 208 гаилә никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
Очрашу диалог формасында узды, укучыларның барысы да әңгәмәдә бик актив катнашты. Ахырда кунаклар бүлек хезмәткәрләренә мондый очрашуларның кабат булуына өмет итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бала туу һәрвакыт бәхет, игезәк балалар туу бәхет икеләтә. Игезәкләр туу - Аллаһының Бөек бүләге дип санала. Лениногорскида бу атнада Билалов Рифат Илфат улы белән Екатерина Олег кызы гаиләсендә игезәк кыз балалар, Әминә һәм Амалия дөньяга килде.
2023 елның 30 мартында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда дистәләгән еллар бергә яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәр һәм районның үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
50 ел бергә йөргән 3 пар Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән истәлекле котлаулар һәм бүләкләр кабул итү һәм «Автоградбанк» вәкилләреннән бүләкләр алу өчен янә ЗАГСка килде.
2023 елның 30 март аенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 200 нче пар булып Владимир Геннадий улы Орлов һәм Анна Евгений кызы Лапшина гаилә берлеген теркәделәр.
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ринат Нуретдин улы һәм Рената Афанасий кызы Гыйльметдиновлар бүген Зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәләр.
Алтын туй - ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрдә очрый торган иң чын һәм иң матур хисләр даимилеге. 2023 елның мартында Аксубай районы Емелькино авыл җирлегеннән Петр Николай улы һәм Галина Алексей кызы Никитиннар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәләр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев гаиләләрне тантаналы вакыйга белән котладылар.