Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ринат Нуретдин улы һәм Рената Афанасий кызы Гыйльметдиновлар бүген Зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәләр.
Алар биюдә танышып, бер-берсенә гашыйк булганнар, ерак Балтыйк буе Клайпеда шәһәрендә никахларын рәсмиләштергәннәр. 1969нчы елда Ринат Нуретдин улы һәм Рената Афанасий кызы Түбән Камага күченеп килеп, язмышларын нефть химиясе шәһәре белән бәйләгәннәр.
Еллар сизелмичә дә үтеп киткәннәр, бүген инде гаилә 55 елык гомер туен билгеләп үтә. Гыйльметдиновлар гаять зур хезмәт стажы туплаганнар, икесе дә Хезмәт ветераннары, ә иң мөһиме - яраткан балалары һәм оныклары янәшәләрендә.