2023 елның 30 мартында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда дистәләгән еллар бергә яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәр һәм районның үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Алтын юбилейларын билгеләп үтүче җиде пар һәм рубин туйларын билгеләп үткән бер гаилә котлау адресларын һәм истәлекле бүләкләрне кабул итте.