Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев гаиләләрне тантаналы вакыйга белән котладылар.