2023 елның 3 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 490 бала тууы теркәлгән, шуларның 5пар игезәкләр, 208 гаилә никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
2023 елның март аенда Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә 86 пар гаилә берлеге төзеде. Туйларның күпчелеге тантаналы шартларда узды.
Шулай ук язның беренче аенда 195 бала туган. Алар арасында 101 малай һәм 94 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2140 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5230 гр. Иң яшь әни - 17 яшьлек, иң өлкәне - 46 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 57 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – София, Амина, Мирон, Амелия, Есения, Ярослав. Сирәк исемнәр арасында - Белослава, Кая, Айна, Илона, Иляф, Имран, Лея, Эмин, Николь, Шакира, Эсмира, Тамир.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән котлый. Гаиләгез мәхәббәт белән тулып торсын.