2014 елның 2 нче июнендә, балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова, кунаклар барлык нәниләрне “Балаларны яклау көне” белән котлады һәм ата–ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.
Бу көнне приютка бәйрәм белән котларга шәһәрнең күп кенә оешма вәкилләре килгән иде. Оешма җитәкчеләре арасында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева да балаларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Спас районы Урта Йорткүл авылында яшәүче Мәрьямбану Лотфулла кызы Мәрдиевага 2 июньдә йөз яшь тулды.
Озак яшәүнең серләре әле беркем тарафыннан язылмаган, аны сатмыйлар да. Ә менә революция башланыр алдыннан гади крестьян гаиләсендә унөченче бала булып дөньяга аваз салган Мәрьямбану апага (гадәттә, татарларда мондый яшькә җиткән әбиләргә хөрмәт йөзеннән “Ак әби” диләр) әнисе озын гомер юраган булган. Әниләрнең чын йөрәктән теләгән теләкләре еш кабул була диюләре дөрес икән.
Мәрьямбану әби сугыш елларын күз яшьләре белән искә ала. Сугыш башланганда аның ире армиядә инде бер ел хезмәт иткән булган. Бераздан иренең хатлары фронттан килә башлый. Авыр артиллериядә хезмәт иткән ул. Ходай саклагандыр инде, Миннеситдыйк туган авылына исән кайта. Фронт табиблары аңа тынычрак эш сайларга киңәш иткән булган. Аларның киңәшенә колак салмыйча, Миннеситдыйк чылбырлы тракторга утыра. Әмма озак эшли алмый, көтмәгәндә гомере өзелә. Биш баласын кочаклап үкси-үкси елый Мәрьямбану. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк, диләр. Сыңар канаты белән балаларны аякка бастыру өчен никадәр тырышканын ул үзе генә белә. Дөрес, туганнарының да ярдәмен тоя. Шуның өчен аларга әле дә рәхмәтле.
Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан улы Минсәгыйрьнең үлеме дә ана йөрәгендә тирән эз калдырган. Гел елау, кайгырулар беркайчан эзсез узмый, диләр. Моның нәтиҗәсе Мәрьямбану әби сәламәтлегендә дә чагылыш тапмый калмый: 92 яшендә ике күзе дә дөм сукырая. Сигез ел буе берни күрмәсә дә, шөкер, күңел төшенкелегенә бирелми. Кулларыннан тотып йөртүче туганнарына иртә-кичен рәхмәт укый. Зиһене әйбәт, күпләрне тавышлары буенча таный.
— Күзләрне тутырып кояшка, төнге күктәге айга карыйсы, авыл урамнарыннан йөрисе килгән чаклар еш була, — ди Мәрьямбану әби. – Нишлим, Ходайдан узып булмый, барысына да түзәргә һәм буйсынырга туры килә. Әй, бу гомернең агышлары…
Мәрьямбану әби һәр иртәдә намазга баскач, ил-көнгә тынычлык, җирдә яшәүче кешеләргә, якыннары һәм туганнарына бәхет һәм сәгадәт тели.
Йөз яшьлек әбекәйне гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары, социаль хезмәт һәм җирле үзидарә органы вәкилләре, туган-тумачалары кайнар котлап, Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын укыдылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Сабыйлар өчен махсус 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү Чүпрәледә матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Ә бәхет елмайган яшь Чүпрәле гражданнары бу көнне гомер буена истә тотарлар. Чөнки нәкъ шушы Сабан туе мәйданында алар кулларына үзләренең шәхесләрен раслаучы документ - Россия гражданы паспортларын алдылар. Аларга бу документны район башлыгы Александр Валерьевич Шадриков тапшырды.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне быел да балачакның күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Тормышыбыз чәчәкләре – балалар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде.
Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Анда балалар матур җырлар башкардылар, бию осталыгы күрсәттеләр. Ел дәвамында төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ия булган балалар бүләкләнделәр. Ике гаиләгә ана капиталы тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.
Берничә дистә еллар элек Рафиковлар гаиләсендә Ләйсән һәм Илия исемле ике кызчык дөньяга аваз сала. Еллар уза һәм бу кызлар да үзләренең тормышларын коралар. Шушы көннан башлап Гариповлар һәм Логиновлар гаиләсе күңелдә мәңгегә истә калырлык шатлыклы вакыйгаларга бай була.
Ана - Бөек исем. Хатын кыз өчен иң зур бәхет әни булу. Әни булган кеше балаларга бер кайчан битараф булмаячак. Аның йөрәге мәхәббәт белән тулы.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсе тарафыннан бу бәйрәмгә нәкъ бер ел элек бәбиләре дөньяга килгән гаиләләр чакырылды. Балалар әти-әниләре белән бергә беренче туган көн бәйрәмнәрен үткәрергә килделәр. «Казан Кремле» музей-заповедник администрациясе бөтен балага да бүләкләр – бик матур йомшак уенчыклар әзерләгән иде. Туган көннәре белән котлап һәм бәхетле балачак теләп бүләкләрне «Казан кремле» музей-заповедник директоры Зиля Рахимьян кызы Валеева тапшырды.
2014 елнын 1 июнь көнне Чемодурово авылында «Балаларны яклау көне» бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә мәктәп балалары, балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Уеннар, конурслар, театраләшкән күренеш оештырылды. Балалар бик теләп барлык уеннырдада катнаштылар.Алдан ук иң яхшы рәсемгә конкурс иглан ителгән иде, шул конкурста катнашучыларга буләкләр тапшырылды.Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга тәм-томлар таратылды. Бәйрәмнең спонсорлары ИП Гусев А.В. һәм Котельников А.Г.