1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне быел да балачакның күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Тормышыбыз чәчәкләре – балалар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде.
Мәйданның башында ук җылы сәламләп, төрле һөнәр ияләре, җәнлекләр, әкият геройлары булып киенгән балалар каршы алды. Нәни юл сакчылары, полиция хезмәткәре җәйне имин үткәрергә фәрман бирсә, шәфкать туташлары беренче ярдәм ысулларын искә төшерде. Данлы якташлырыбызны да, җитәкчеләрне дә бу көнне балалар сурәтләвендә күрдек. Рәт-рәт тезелеп спортта һәм укуда аеруча зур уңышларга ирешкән балалар мәйдан буйлап үтте. Аларны быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйлар алмаштырды. 190 балага “Свияга” берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде. Республикакүләм һәм россиякүләм бәйгеләрдә җиңгән укучылар аерым хөрмәтләнде. Шулай ук быел укырга керүче ике балага район башлыгы тарафыннан унар мең сумлык кием-салым бирелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, проректор Рияз Минзарипов, Экология министры урынбасары Рамил Низамов, якташыбыз, Казан Федераль университетының педагогика кафедрасы доценты Илнар Яруллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар.
Бәйрәм дәвамында һәркемнең йөзендә елмаю булды. Балачакның Сабан туй бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре алга таба да дәвамлы булсын иде.