Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне бәйрәме узды

2014 елның 1 июне, якшәмбе

      Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Анда балалар матур җырлар башкардылар, бию осталыгы күрсәттеләр. Ел дәвамында төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ия булган балалар бүләкләнделәр. Ике гаиләгә ана капиталы тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International