Әй, гомер агышлары!…

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Спас районы Урта Йорткүл авылында яшәүче Мәрьямбану Лотфулла кызы Мәрдиевага  2  июньдә йөз яшь тулды.

 

Озак яшәүнең серләре әле беркем тарафыннан язылмаган, аны сатмыйлар да. Ә менә революция башланыр алдыннан гади крестьян гаиләсендә унөченче бала булып дөньяга аваз салган Мәрьямбану апага (гадәттә, татарларда мондый яшькә җиткән әбиләргә хөрмәт йөзеннән “Ак әби” диләр) әнисе озын гомер юраган булган. Әниләрнең чын йөрәктән теләгән теләкләре еш кабул була диюләре дөрес икән.

 

Мәрьямбану әби сугыш елларын күз яшьләре белән искә ала. Сугыш башланганда аның ире армиядә инде бер ел хезмәт иткән булган. Бераздан иренең хатлары фронттан килә башлый. Авыр артиллериядә хезмәт иткән ул. Ходай саклагандыр инде, Миннеситдыйк туган авылына исән кайта. Фронт табиблары аңа тынычрак эш сайларга киңәш иткән булган. Аларның киңәшенә колак салмыйча, Миннеситдыйк чылбырлы тракторга утыра. Әмма озак эшли алмый, көтмәгәндә гомере өзелә. Биш баласын кочаклап үкси-үкси елый Мәрьямбану. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк, диләр. Сыңар канаты белән балаларны аякка бастыру өчен никадәр тырышканын ул үзе генә белә. Дөрес, туганнарының да ярдәмен тоя. Шуның өчен аларга әле дә рәхмәтле.

 

Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан улы Минсәгыйрьнең үлеме дә ана йөрәгендә тирән эз калдырган. Гел елау, кайгырулар беркайчан эзсез узмый, диләр. Моның нәтиҗәсе Мәрьямбану әби сәламәтлегендә дә чагылыш тапмый калмый: 92 яшендә ике күзе дә дөм сукырая. Сигез ел буе берни күрмәсә дә, шөкер, күңел төшенкелегенә бирелми. Кулларыннан тотып йөртүче туганнарына иртә-кичен рәхмәт укый. Зиһене әйбәт, күпләрне тавышлары буенча таный.

 

— Күзләрне тутырып кояшка, төнге күктәге айга карыйсы, авыл урамнарыннан йөрисе килгән чаклар еш була, — ди Мәрьямбану әби. – Нишлим, Ходайдан узып булмый, барысына да түзәргә һәм буйсынырга туры килә. Әй, бу гомернең агышлары…

 

Мәрьямбану әби һәр иртәдә намазга баскач, ил-көнгә тынычлык, җирдә яшәүче кешеләргә, якыннары һәм туганнарына бәхет һәм сәгадәт тели.

 

Йөз яшьлек әбекәйне гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары, социаль хезмәт һәм җирле үзидарә органы вәкилләре, туган-тумачалары кайнар котлап, Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын укыдылар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International