Берничә дистә еллар элек Рафиковлар гаиләсендә Ләйсән һәм Илия исемле ике кызчык дөньяга аваз сала. Еллар уза һәм бу кызлар да үзләренең тормышларын коралар. Шушы көннан башлап Гариповлар һәм Логиновлар гаиләсе күңелдә мәңгегә истә калырлык шатлыклы вакыйгаларга бай була.
Айрат һәм Илия гаиләсендә Камил һәм Зарема, ә Ләйсән һәм Артем гаиләсендә ике кыз – Рамина һәм Амалия үсеп килә. Бүгенге көндә гаиләдә өченче бала туу бик еш күренеш булмаса да, бу гаиләләрдә куанычлы көннәр – өченче балалары Ранель һэм Эмиль дөньяга аваз сала.
Баланың дөньяга килүе – ата-анасы, әби-бабасы, якын туганнары өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Балага исем кушу шулай ук мөһим чараларның берсе. Исем кешегә тормышта бер генә бирелә һәм гомер буе озатып, саклап бара.