Россиядә беренче тапкыр изге Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме официаль рәвештә 8 июльдә уздырылды.
Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.
Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова, «Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » тан С. Н.Князькина, Кильдеш авыл җирлегенең башлыгы В.С. Исаев, район пенсионерларының Советы җитәкчесе Н.В. Новикова әлеге бәйрәмнең кунаклары булдылар.
Туу турында таныклыклар Головлар, Носовлар, Кулагиннар, Маштеевлар гаиләләренә, ана капиталына сертификатлар С.Нальгиева, Е.Рыжова, А.Ярмуллина, Л.Миннулина, Л. Сабирова дигән әниләргә тапшырылды.
Семья тормышында 50 ел бергә яшәгән Рәхимҗан Галимҗан улы һәм Валентина Федор кызы Булатовларны алтын юбилейлары белән хөрмәтләү бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды.
Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.
Менә инде 780 ел православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бөтен чарада катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен тагын да ныгыту турында уйланды.
2014 елның 4 июлендә Чирмешән районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар бирелде. РФ Пенсия фондының җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тантаналы шартларда 14 яшь әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова да әниләрне тәбрикләде һәм аларга файдалы мәгълүматлар тупланган "Гаилә битләре" дип исемләнгән брошюралар тапшырды.
Бүген, 2014 елның 4 июль көнендә, Бөтенроссия бәйрәме “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” алдыннан Лениногорск муниципаль районы муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге эшчеләре туган якны өйрәнү музее хезмәттәшләре белән бергә гадәттә булмаган хәлдә өйләнешү тантанасын музейның экспозиция залында үткәрделәр. Яшләр һәм чакырылган кунаклар күп нәрсә татар туйлары традицияләры турында белделәр.
03.07.2014 ел Зәй районында Дүрт Мунча мәдәният йортында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә алты үрнәк гаиләлә катнашты. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Дүрт Мунча авылы башлыгы Радик Ситдиков гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшарды.Кичә бик күңелле узды.
Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Шәмсенур Рәхмәтуллина 2014 нче елның 2 нче июлендә үзенең 95-еллыгын каршы алды. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Анатолий Иванов килде. Чәчәкләр, бүләкләр, дәүләтебез башлыгы Владимир Путиннның котлау хаты белән беррәттән Анатолий Петрович үзенең дә җылы теләкләрен җиткерде.
Шәмсенур апа тумышы белән Югары Яке авылыннан. Гомере буе шунда торган, шунда хезмәт куйган. Картлык көнендә Мамадыш шәһәренә кызы янына күчеп килгән.
Бүгенге көндә юбилярыбыз ике кызы, 11 оныкчыгына куанып, тормышының ямен-тәмен татып яши, үзен бик бәхетле хис итә.
2 июльдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апас авылында яшәүче Анна Комиссарованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. “Апаска килүемә 60 ел инде, бик кадерле, үз җиремә әйләнде Апас. Халкы әйбәт. Минем күршеләрем бигрәк тә әйбәтләр. Әле үземне 90 яшьтә дип уйламыйм да. Тирә-күршегә дә күз колак булып торам, бәрәңге, яшелчә үстерәм. Балаларга да барып булышып киләм”, – ди ул. Тормыш иптәшен бик иртә югалта, аны һаман да сагынып яши әби. Район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын укыгач та, Анна әби үзен хөрмәтләгәннәре өчен аларга: “Минем кебек озын гомерле булыгыз”, – дип теләкләр теләде.
– Район яңалыклары белән гел “Йолдыз” гәҗитеннән танышып барам. Җитәкчеләрнең өлкәннәрне хөрмәтләвен укып куанам. Менә бу бәхет үземә дә туры килде, район хуҗасы белән дә күрештем, – ди Анна әби сөенеп.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узачак бәйрәмдә катнашачак яшь парлар белән очрашты. Егет һәм кызлар әлеге бәйрәмнең нигезендә ятучы легенда белән танышты, искиткеч мәхәббәт тарихына соклануын белдерде. Очрашуга шулай ук никахларын нәкъ бер ел элек теркәгән гаиләләр дә чакырулы иде. Алара да бәйрәмдә катнашуга бик теләп ризалашты.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева, “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Алабуга бүлеге җитәкчесе буларак, 30 июньдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уздырылган Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә катнашты.
Күп балалы Ренальд һәм Елена Гадельшиннар гаиләсендә күптән көтелгән вакыйга – 5 нче бала булып кызлары Анжелика туды. Ренальд һәм Елена 2003 елда безнең шәһәребездә гаилә кордылар. Бу гажәеп гаиләдә инде 4 бала тәрбияләнә. Олы уллары Даниэльгә 10 яшь, ул мәктәптә укый, 4 класска күчте. Кызлары Эвелинага 9 яшь. Тагын ике кызлары Вероникага 6 яшь, Илонага 3 яшь. Ренальд һәм Елена икесе дә югары белемле. Ренальдның ике югары белеме бар, «Татнефтепродукт» бүлекчәсендә житәкче булып эшли, Елена ТИСБИ академиясендә инглиз теле укыта. Бу тату гаиләдә мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәү хөкем итә. Ир белән хатын арасында уртак ихтыяҗ – бергә-бергә балалар тәрбияләү. Әби белән бабай да бу эштә бик булышалар. Гаилә табигатьтә ял итәргә бик ярата, әтиләре балык тоту белән бик кызыксына.