Күп балалы Ренальд һәм Елена Гадельшиннар гаиләсендә күптән көтелгән вакыйга – 5 нче бала булып кызлары Анжелика туды. Ренальд һәм Елена 2003 елда безнең шәһәребездә гаилә кордылар. Бу гажәеп гаиләдә инде 4 бала тәрбияләнә. Олы уллары Даниэльгә 10 яшь, ул мәктәптә укый, 4 класска күчте. Кызлары Эвелинага 9 яшь. Тагын ике кызлары Вероникага 6 яшь, Илонага 3 яшь. Ренальд һәм Елена икесе дә югары белемле. Ренальдның ике югары белеме бар, «Татнефтепродукт» бүлекчәсендә житәкче булып эшли, Елена ТИСБИ академиясендә инглиз теле укыта. Бу тату гаиләдә мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәү хөкем итә. Ир белән хатын арасында уртак ихтыяҗ – бергә-бергә балалар тәрбияләү. Әби белән бабай да бу эштә бик булышалар. Гаилә табигатьтә ял итәргә бик ярата, әтиләре балык тоту белән бик кызыксына.
Гадельшиннар семьясының 5 нче баласын хөкүмәт теркәве 21 июньдә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә булып узды. Бу семьяда балалар мәхәббәттә һәм хөрмәттә тәрбияләнә, ата-ана бөтенесен дә бергә эшләп, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшиләр.
Шәһәребезнең яшь гаиләләре өчен алар менә дигән үрнәк булып тора.
Гадельшиннар гаиләсен кызлары Анжелика тууы белән котлыйбыз! Бу гаиләгә бәрәкәт, зур бәхет һәм мәхәббәт телибез!