Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Шәмсенур Рәхмәтуллина 2014 нче елның 2 нче июлендә үзенең 95-еллыгын каршы алды. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Анатолий Иванов килде. Чәчәкләр, бүләкләр, дәүләтебез башлыгы Владимир Путиннның котлау хаты белән беррәттән Анатолий Петрович үзенең дә җылы теләкләрен җиткерде.
Шәмсенур апа тумышы белән Югары Яке авылыннан. Гомере буе шунда торган, шунда хезмәт куйган. Картлык көнендә Мамадыш шәһәренә кызы янына күчеп килгән.
Бүгенге көндә юбилярыбыз ике кызы, 11 оныкчыгына куанып, тормышының ямен-тәмен татып яши, үзен бик бәхетле хис итә.