Түбән Кама ГХАТ идарәсе Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменә әзерлек алып бара

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узачак бәйрәмдә катнашачак яшь парлар белән очрашты. Егет һәм кызлар  әлеге бәйрәмнең нигезендә ятучы легенда  белән танышты, искиткеч мәхәббәт тарихына соклануын белдерде. Очрашуга шулай ук никахларын  нәкъ бер ел элек теркәгән гаиләләр дә чакырулы иде. Алара да бәйрәмдә катнашуга бик теләп ризалашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International