2014 елның 12 сентябрь көнендә Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре алты бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Сертификат ияләренең берсе – ЗАГС бүлеге мөдире – Фатыхова Л.Р.
Тантанада катнашкан гаиләләрне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.И.Нурмөхәммәтова, “Сбербанк России” банкының Арча районындагы филиалы җитәкчесе урынбасары А.М.Мухина котладылар һәм сертификатлар белән беррәттән бүләкләр тапшырдылар. “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Гаранина В.В. бәйрәмдә катнашучыларга гаилә бәхете, сәламәтлек теләде.
2014 елның 12 сентябрендә Чирмешән районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда җиде гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында биш бала әнисе - Данилова Любовь Михайловна да бар иде.
Әниләргә сертификатларны РФ Пенсия фондының Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймранова тапшырды. ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгече Н.Н.Карпова да яшь әниләрне тәбрикләде һәм аларга "Гаилә битләре" дип исемләнгән белешмәләр тапшырды.
Ул чын барда гаилә бәйрәменә әйләнде. Күп гаилә балалары белән, хәттә әби-бабалары белән узенең «исемле» агачын утыртыллар. Үз куллары белән язылган тамганы да элеп куйдылар.
12.09.2014 елында ГАОУ СПО “Лениногорск нефтьчеләр техникумда” жыелыш булды. Жыелышның темасы «Нравственное воспитание подрастающего поколения». Жыелышта чыгыш ясадылар социаль педагог Ирина Васильевна Артемьева, медсестра- фельдшер Марина Кристофоровна Исламова. Шулай ук жыелышка ГХАТ бүлеге начальнигы Елена Яковлевна Миннигалямова чакырылган иде, ул студентларны ФЗ «Об актах гражданского состояния» белән таныштырып узды, шулай ук Гаилә Законодательствосы белән дә таныштырды. Жыелышны тәмамлаганды әһәмиятле студентлар өчен видеофильм күрсәтелде «Нравственные отношения».
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Беларусь Республикасының милли традицияләре белән Исаевлар Денис һәм Екатерина гаиләсенең никахы теркәлде. Билгеле булганча, һәр илнең үзенә генә хас булган үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, ә инде шундый милли рухтагы никахлашу тантаналары аеруча матур һәм истә калырлык була.
Гомеренең матур, дәртле вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Наилә апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит абый белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Актив, шат һәм көр күңелле Наилә апа гомере буе шушы авыл җирлегендә хезмәт куйган. Хәзерге көндә Наилә апа балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.
Аны юбилее белән тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, балалары һәм туганнары җыелган иде. Наилә апага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бәхет телибез.
2014 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы балалар тудыру йортында Матвей Свистунның тантаналы бәйрәме узды. Сабый Украинадан күченеп килгән гаиләдә дөньяга килде.
Наталья һәм Максим Свистун Яр Чаллы Донецк өлкәсеннән июль аенда күченделәр. Хәзерге вакытта шәһәрдә Украинадан килгән 10 авырлы хатын-кыз яши.
Аларга саламәтлек, тынычлык телибез.
Бүген 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты. Мәдәният йортын, китапханәне , авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелган иде. Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада авылның мәдәният тормышы тагын да җанланыр, яңарыш алыр, - диде Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Давлетшин тантанада ясаган чыгышында.Бүген ишекләрен ачып керәсе күп функцияле үзәк сезгә озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, чын-чынлап авылыгызның мәдәни үзәгенә әверелсен, - диде Республика Премьер-министры Илдар Халиков. Аннан сон Илдар Халиков Базарлы Матакта район активы белән очрашты.