Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында 2014 елның 11 сентябрендә чираттыгы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чаралары уздырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаиләгә шатлыклы үзгәрешләр өсти һәм тормыш яңа мәгънәләр белән тулылана. Балалар - безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәселнең дәвамы, без аларны картлыгыбызда таяныч булырлар дигән өмет белән үстерәбез. Балалар – шатлык чыганагы бит.
Яшь гаиләләрне Россиянең Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары С.Р.Сабирова котладылар. Бәхетле ун гаиләгә ана капиталы алуга сертификатлар, чәчәкләр һәм балалар киемнәре кибетеннән сертификатлар тапшырылды.
2014 нче елның 11 нче сентябрендә Акбуре авыл җирлеге башлыгы Җ.М.Залалетдинов авылда яшәүче иң яхшы гаилә Рамазанов Харис Хәсән улы һәм Рамазанова Мингаян Шафик кызы белән очрашты.
1959 нчы елда Харис Хәсән улы авылның матур,эшчән кызы Мингаян Шафик кызына өйләнә. Мингаян апа гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Харис абый нефтебаза җитәкчесе,склад мөдире булган. Хәзергесе көндә авылнын имам хатыйбы. Харис абый белән Мингаян апа 55 ел бергә гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Рифкат гаиләсе белән Лениногорскида тора. Кызлары Әлфия белән Ралия гаиләләре белән Чаллы шәһәрендә яшиләр. Рамазановларның шатлыгы булып 36 оныклары, 3 оныкчыклары тора. Олы яшьтә булуларына карамастан Рамазановлар терлекләр, казлар, тавыклар асрыйлар. Зур бакчалары бар.
Җәүдүт Мәхмут улы Рамазановлар гаиләсен изумруд юбилейлары белән котлап иминлек, тыныч тормыш теләде, бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.
Гаиләнең көмеш туе һәм хуҗабикәнең 50 еллык юбилей тантанасы. Рамил Габдрашитович белән Гөлия Шайхнуровнаны котларга күпсанлы туган-тумачалары, дуслары җыелган иде. Бу үрнәк гаиләне Качка үзидарә җирлеге башлыгы да бәйрәмнәре белән котлады.
Мамадыш районы Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Саима Габдельбаровна шушы көннәрдә 90-яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыйхов һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина тормышының күп елларын “Кызыл Флаг” колхозына багышлаган хуҗабикә өендә мәртәбәле кунаклар булдылар. Алар юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.
Салих һәм Саимә Әхмәтовлар 4 бала тәрбияләп устерделәр, барысы да югары белемле. Бүгенге көндә балалары үз гаиләләрен корып тулы тормыш белән яшиләр.
Тормыш иптәше Салих абый Бөек Ватан сугышында катнашкан, бер- ничә ел элек вафат булган. Тыл ветераны Саимә апа бүгенге көндә балаларының, оныкларының тәрбиясендә, аларның хөрмәтен тоеп яши.
“Кырыс сугыш еллары мине тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтте. Яшәгән һәр көнем минем өчен бүләк” – ди бәхетле юбиляр.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр көнен билгеләп үтү уңаеннан беренче юл салучылар, беренче төзүчеләр белән очрашып, аларны котлауларын дәвам итәләр. 10 сентябрь көнне тантаналар бүлеге белгечләре Жуковлар Анатолий Петрович белән Татьяна Ивановнаны рубин туйлары белән котлап, аларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк белән котлау хаты тапшырды. Анатолий Петрович белән Татьяна Ивановнаны яшь кала Түбән Кама очраштырып таныштыра. Бүген алар шәһәр белән бергә олыгаеп, тормыштан тәм һәм ямь табып яшиләр.
10 сентябрь көнне Түбән Каманың Тынычлык проспектында шәһәр көне уңаеннан уздырылачак парад репетициясе булды. Әлеге чарада агымдагы атнада никахларын теркиячәк 10 пар кияү һәм кәләш катнашты. Яшьләр, эшчеләр колоннасын тәмамлап, туйгача бизәлгән машиналарда Тынычлык проспекты буйлап узачак. Аларның чыгышлары символик рәвештә буыннар бәйләнешен чагылдырып, шәһәрдәшләребезнең матур гаилә традицияләренең дәвамы булып яңгырыячак.
10 августта, Россияның хәрби даны көне алдыннан, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 15 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Районыбызның хөрмәтле ветераны Анвард Фатых улы Галиакберов һәм район башкарма комитеы җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар. Паспорт белән бергә укучыларга Баулы районы турындагы фильм төшерелгән диск тапшырылды. Чарада яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.
2014 нче елның 9 нчы сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.