ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Югары Яке  авылында гомер итүче Гөлсем Васылова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Акбаров Хамис Гаянович һәм барлык балалары, оныклары котлады.

      Гөлсем Харис кызының хатын-кыз бәхете озакка  сузылмый: тормышка чыгып 4 ел үтүгә, ире Фасил вафат була. Гөлсем ханым ике яшь баласы белән тол кала. 10 елдан соң тәкъдим ясаган Алексейга ризалык биреп, ул тагын кияүгә чыга. Тормышларына ямь өстәп кызлары туа.    Бүгенге көндә Гөлсем әбинең 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Балалары барысы да Түбән Кама шәһәрендә гаиләләре белән үзара бик дус-тату яшиләр.

      Гөлсем әби бүгенге көненнән бик канәгать. Баларына, оныкларына, авылдашларына ярдәмнәре, даими игътибарлары өчен бик рәхмәтле.

Җирлек башлыгы Хамис Гаян улы юбилярга чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Котлауларга тәбрикләргә кайткан зур гаиләсе дә кушылды.

2014нче елның 16нчы сентябрендә  камааланлылар Рөстәм һәм Әлфия Мукасовлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килде. Әлеге  вакыйганың бистәбез өчен дә әһәмияте зур, чөнки яңа туган Регина Мукасова –  быел Кама Аланында туган 100нче сабый.

Мукасовлар – гап-гади  гаилә. Әтиләре - Рөстәм Ядикәр улы – мәктәптә укытучы, әниләре – Әлфия Нәкыйп кызы – хуҗабикә, кызлары Алисә белән Алинәне тәрбияли. Ә менә яңа туган Регина Мукасовлар гаиләсен бистәбез елъязмасына кертеп калдырды.

23нче сентябрь көнне, тантаналы шартларда, сабыйның әти-әнисен Кама Аланы башлыгы урынбасары Татьяна Краснова  әлеге  вакыйга белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, ә Кама Аланы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГСының әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова туу турында таныклык тапшырды.


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Шөгер авылында 2096 кеше яши. Авылның Мәдәният йортында барлыгы 13 түгәрәк эшли. Монда 142 кеше катнаша. Бу инде авыл халкынын үз гореф- гәдәтләрен һәм йолаларын онытмавы турында сөйли.Шушы хөрмәттән авыл кешеләрен котлап  ТР Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г.Хөсәенов һәм мероприятияның  почетлы кунагы ТР Дәүләт Советы председателе Ф.Х.Мөхәмәтшин килгән иде. Тантаналы мероприятияне йомгаклап, Шөгер Авыл җирлеге Советы башлыгы Надежда Вакулюк  ТР президенты Рөстәм Миннихановка, ОАО “Татнефть” җитәкчеләренә һәм район башлыгына аларның авыл кешеләре өчен уңайлыклар тудыруда ярдәм иткәне өчен үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сайлау көнне Баулы шәһәрендә яшәүче Бибихәбибә Мөхәмәтовага  101 яшь тулды.  Сайлау участогы әгъзалары  өйгә килеп  Бибихәбибә ханымга сайлауда катнашырга мөмкинлек тудырдылар.  Сайлаудан соң Бибихәбибә ханымны Баулы шәһәре башлыгы Альберт Галимҗанов тәбрикләде.

Бибихәбибә апа бәхетле  - ул балалары, оныклары, оныкчыклары кадер – хөрмәтендә яши.  “Мин гомер буе тегү тектем. Кешеләр миңа озын гомер тели иделәр. Менә шуларның теләкләре тормышка ашты күрәсең”, - ди Бибихәбибә апа.

14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. ЗАГС бүлеге белгечләре бу көнне сайлау комиссиясендә эшләделәр, ЗАГС бүлегендә үлемне теркәү белән шөгыльләнделәр.

14 сентябрь көнне Карамалы тау поселыгында “Поселок көне” бәйрәмендә Салаховлар гайләсен 60 ел бергэ яшәгән көннәрен билгеләп үттелэр.

Салахов Әгзам Насретдин улы hәм Салахова Рахилә Халил кызы 1954 елда танышканнанан соң, бердә аерылышмаганнар.

Салаховлар гайләсе берсеннән берсе булган,  уңган  өч бала  тәрбияләгәннәр.

Хәзерге көндә  аларнын дүрт оныкчыклары бар.

         Салаховлар гайләсен  Карамалы тау шәhәр тибындагы поселок башлыгы Гиниятов Айрат Минитахир улы котлады. Юбилярларга рәхмәт хаты hәм бүләк тапшырды.

 Шулай ук бәйрәмгә җыелган халык алдында, 5 гайләдә август hәм сентябрь айларында яңа туган балаларның әти-әниләрен котлап үттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

   Яшь гайләләрне Карамалы тау шәhәр тибындагы поселокның башкарма комитеты житәкчесе Галеев Рауф Хамис улы котлау сузләрен ирештерде.

Каенлы урта мәктәбе, “Ромашка” балалар бакчасы коллективы, авыл халкы белән берлектә, күп төрле яшелчәләр, йомырка, бал; өйләрендә пешереп алып килгән тәм-томнар: чәк-чәк, коймак, гөбәдия сату оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренен җыр-моңнары белән кешеләрнең күңелен шатландырып торды.

Шушы ук бәйрәмдә Якупова Тәнвирә Гарифулла кызын 60 яшьлек юбилее белән авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыкова һәм Каенлы авылы мәдәният йорты директоры Фәүзия Ахметшина котлады. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина Тәнвирә ханымга Каенлы авыл башлыгы тарафыннан язылган рәхмәт хаты һәм истшлекле бүләк тапшырды. 

710 номерлы участок сайлау комиссиясендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева катнашты.  Сайлаучылар 100 % үзләренең теләкләрен белдерделәр. Сайлаулар эектрон рәвештә үтте, сайлауда беренче катнашучыларга һәм беренче сайлаучыларга истәлекле бәләкләр тапшырылды.

Узган атнаның якшәмбесендә Түбән Кама шәһәре үзенең 48 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан түбән камалылар һәм шәһәребез кунаклары өчен күп кенә кызыклы чаралар әзерләнгән иде. Тынычлык проспектында узган демонстрация үзе генә дә матурлыгы, оешканлыгы белән барлык кешене дә таң калдырды. Колонна башында шәһәребез төзелешенә килеп, аны үз куллары белән төзегән беренче юл салучылар, беренче төзүчеләр белән бергә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән кама шәһәре мэры Айдар Метшин да узды. “Түбән Кама Нефтехим”, “Татнефть-Нефтехим”, “Танеко” кебек эре предприятиеләр колонналарында узучылар саны үзләренең сан ягыннан күп булулары белән аерылып тордылар. Колоннаны тәмамлап, туйгача бизәлгән машиналардан 12 пар кияү белән кәләш төшеп, аларның янәшәсеннән атлап барган кечкенә кызларның кулларындагы күгәрченнәр һавага очып киткәч, барлык халык та сокланудан “аһ” итте. Мәхәббәт, тынычлык, аклык-сафлык, пакълек символы булган күгәрченнәрнең һәр канат кагуларыннан түбән камалыларга бәхет-шатлык, тигезлек, исәнлек-саулык сирпелде.

         Түбән камалыларны бәйрәм белән котларга Андрей Державин, Алена Тойминцева, «Мураками» группасы килгән иде. Түбән Каманың төнге күгендә чәчәк аткан салют бәйләмнәре көн дәвамында барган бәйрәм чараларына  үзенчәлекле нәтиҗә ясап, халыкның күңелен тагын күтәрде.

Гашыйклар Айнур һәм Фидания өчен 2014 нче елның 14 сентябре мәңге истә калыр,мөгаен. Чөнки алар бу көнне тормышларында зур үзгәрешләр баглаучы ике карар кабул итте – сайлауда катнаштылар һәм язылышуга гариза тапшырдылар. “14 сентябрьдә ГХАТ бүлегенең эшләгәнен белгәч бик шатландык. Сайлау участогыннан соң туп-туры сезгә килдек,” – дип  сөенечләрен уртаклашты алар.

Әйтергә кирәк, бүлек хезмәткәрләре сайлауга әзерләнүдә һәм үткәрүдә үз өлешләрен керттеләр. Сайлау штабы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә  тиз арада җавап бирү өчен сайлау көнне иртәдән кичкә кадәр сменалы кизү оештырылды.

ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча туган сорауларны эш итү, сайлау штатының мобиль группаларының әгъзасы булды, сайлау көнендә киңәшләшү тавышы хокукына ия булып 1871 нче номерлы сайлау участогында  сайлау комиссиясе составында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International