Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.
Шушы истәлекле көнне ЗАГС бүлеге Пенсия фонды бүлекчәсе һәм Яшьләр бүлеге берлектә тантаналы төстә Аны капиталы сертификаты тапшырдылар, 55 һәм 10 ел бергә торган гаиләрне тантаналы рәвештә котладылар.Лаеш муниципаль районы Исполком җитәкчесе М.В. Фадеев нәниләрне әти- әниләренә һәм юбиләрларга җылы котлау сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды..
1988 елда Яр Чаллы шәһәрендә 500 меңенче булып Туфан Гарипов дөньяга килгән иде. 2013 елның август аенда өйләнгән егетнең 2014 елның 11 сентябрендә улы туды. Малайга Кәрим дип исем бирделәр. Аның авырлыгы 3500 гр., буе 51 см.
Лаеш муниципаль районының исполком җитәкчесенең беренче ярдәмчесе Андрей Геннадьевич Карсалов яшьләргә угет-нәсихәт һәм теләкләр белән морәҗәгәть итте. Диләрә, Артем, Сергей, Максим узләренең паспортлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Бу узенчәлекле, кояшлы матур көне Державин мәйданда Иванов Сергей белән Даминова Крестинаның язылышу тантанасы булды. Лаеш муниципаль районының исполком җитәкчесе М.В. Фадеев яшьләрне язылышу көннәре белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Электән көз айлары туй мәҗлесләренә мул булган. Аеруча авыл җирлегендә гомер итүчеләр елның бу фасылын кулай күрә: кызу җәйге эш көннәре артта, уңыш җыелган, алда иркен ял көннәре.
Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгында яшәүче Хабибулла Яхин һәм Фәния Хәсәнова (булачак ире янына Ямаш авылыннан күчеп килгән) яңа гаилә тормышын башлап җибәрер өчен мул сентябрь аен сайлаганнар. Алар айның 13 нче көнендә Урманчы авыл җирлегенең Башкарма комитеты бинасында рәсми төстә язылыштылар.
Язмыш кушуыдыр, Хабибулланың да, Фәниянең дә бу беренче никахлары түгел, ләкин балдак алмашу, чәчәкләр, кәләш күлмәге, бәхетле күз яшьләре – барысы да әйтерсең тәүге тапкыр...
Җирлек башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Элмира Мөгминова бу тантананы аерым бер дулкынлану белән алып бардылар. Аларның котлауларына килгән туганнар һәм кунаклар да кушылды.
2014 нче елның 17 сентябрь көнне «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район Башлыгы Рамиль Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Крәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин һәм Крәш Шуран авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Әбүзәр Гайнетдинов котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миннехава ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
60 ел бергә гомер итү тантанасы бүгенге көндә бик сирәк күренеш. Мөнир Насибулла улы һәм Мәрьям Борһан кызы Гибадуллиннар гаиләсе, барлык тормыш авырлыкларып бергә кичереп, үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Гомер итү юлында Мөнир абый һәм Мәрьям апаның матур кызлары өчесе өч якка таралып, үз гаиләләрен кора. Бүгенге көндә хөрмәтле юбилярларны 6 онык һәм 10 оныкчык шатландырып үсеп килә.
Гибадуллиннар гаиләсен Бриллиант туйлары белән котларга ЗАГС идарәсе дә кушылып, юбилярларга медаль, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
16 сентябрдә Спас муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.И. Низамова һәм район пенсия фонды җитәкчесе М.М.Нугаева котлады.